30 июнь 2026 материаллары
-
Җәмгыять
Яшәп калыйк: Казанда СВО ветераннары арасында «Абилимпикс» чемпионаты дәвам итә
Алар алдында киртәләр юк. Казанда СВО ветераннары арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты дәвам итә. Быел анда Россиянең 86 төбәгеннән 600 ләп кеше катнаша. 126 сы – безнең якташлар. Әмма бу чара иң осталарны ачыклаудан гына гыйбарәт түгел. Татарстан башкаласында СВО ветераннарының тормышын көйләү турында да фикер алышалар.
-
Яңалыклар
ТР Дәүләт торак фонды 2026 ел башыннан 1659 гаилә өчен торак салган
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды 2026 ел башыннан социаль ипотека программасы буенча төзелгән 33 йортны файдалануга тапшырды. Аларда 1659 фатир урнашкан, гомуми мәйданы 82,8 мең кв. метр тәшкил итә, бу еллык планның 55% ыннан артыграк.
-
Җәмгыять
Һөнәр сайлаган чак: Лубян урман-техник көллияте абитуриентларны көтеп кала
Кичәге мәктәп укучылары сайлау алдында. Кая барырга, кайда укырга, нинди белем алырга? Абитуриентлар өчен Кукмара районында урнашкан Лубян урман-техник көллиятенең дә ишекләре ачык. Биредә «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре буенча укырга керергә була.
-
Яңалыклар
Татарстанда эшләүче пенсионерларның уртача пенсиясе елына 11,2 %ка арткан
Татарстанның эшләүче пенсионерларның уртача пенсиясе бер ел эчендә 11,27 %ка – 2025 елның маенда 21 149 сумнан 2026 елның маена 23 554 сумга кадәр арткан. Абсолют саннарда арту 2 404 сум тәшкил иткән. Бу мәгълүматларны Россия Социаль фонды китерә.
-
МӨҺИМ
Июль нинди үзгәрешләр алып килә?
Җәйнең икенче аена аяк басабыз. Бу ай безгә салым, банк системасы аша акча күчерү, кредитлар һәм күчемсез милек белән килешүләргә кагылышлы үзгәрешләр алып килә.
-
Спорт
Миңгәр келәме: көрәш буенча дөнья чемпионаты узды
25–28 июнь көннәрендә көрәш дөньясында яңа чемпионнар ачыкланды. Көрәш буенча дөнья чемпионатының быелгы җиңүчеләре Сабаның Миңгәр авылында билгеләнде. Биредә барлыгы 32 илдән 300 дән артык спортчы бил алышты. 11 үлчәү авырлыгының җидесендә Татарстан көрәшчеләре өстен чыкты.
-
Яңалыклар
Депутат ТКХ өчен квитанцияләр форматын сайлау хокукы булырга тиешлеген әйтте
Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов Россия халкына торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр алу форматын мөстәкыйль рәвештә сайлау хокукын законнар белән беркетергә тәкъдим итте – кәгазь яки электрон. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
-
Наил Шәрифуллин
Гегемон
Дөньяда илләр күп. Зур, олы территория биләгәннәре булган кебек, шактый кечкенәләре – барысы берничә дистә квадрат километр мәйданда җан асраганнары да юк түгел.
-
Яңалыклар
«Сайлау ноктасы» яшьләргә сайлаулар турында беренчеләрдән булып ишетергә мөмкинлек бирәчәк
«Урам» экстрим-паркы территориясендә «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәге ачылды. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров 2026 елгы сайлау кампаниясе чорында мәйданчыкның максатларын һәм эш форматын билгеләде.
-
Авыл
Кояш кадере
Быелгы җәй авыл халкын сыный: печән җыеп аласы көннәрдә күк капусы ачылды да куйды. Берничә көн рәттән яуган яңгырлар аркасында болын-кырларда эшләр тукталып калды. Көннәр аязса да, үләнне киптерү кыен әле, чөнки дымлылык зур. Кышка сыйфатлы азык әзерләү өчен тырышкан халыкка һәр кояшлы көн хәзер алтынга тиң.
-
Яңалыклар
Ярослав Нилов 1 июльне хәрби хәрәкәтләр ветераннарының рәсми көне итү тәкъдиме белән чыкты
Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов 1 июльне хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне итәргә тәкъдим итте. Бу хакта «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ» яза.
-
МӨҺИМ
«ВТ» журналисты вузларга кабул итү тәртибендәге үзгәрешләрне барлады
Белеп барасы! 20 июньдә вузлар ишекләрен ачты: абитуриентлардан гаризалар кабул итә башладылар. Аны 25 июльгә кадәр тапшырырга мөмкин. Кабул итү тәртибендәге үзгәрешләр турында Татарстан Хөкүмәт йортында узган очрашуда сөйләделәр.
-
Мәдәният
Бәйрәм кайтавазы: Пензада XVI бөтенроссия авыл Сабан туе узды
Бер тонна милли аш, милли ишегаллары һәм Раилнең 41 нче машинасы. Пенза өлкәсенең Кузнецк районындагы Дәхтәрни (Кече Труёв) авылында XVI бөтенроссия авыл Сабан туе гөрләде.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Абилимпикс» катнашучылары – батырлык һәм ихтыяр көче үрнәге»
Казанда махсус хәрби операция ветераннары арасында «Абилимпикс – 2026» чемпионаты уза. Рөстәм Миңнеханов МАКСтагы каналында бу уңайдан видео урнаштырды.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Бурычны әҗәткә алып түләү
Россия икътисадында хәлләр киеренкеләнә. Хәтта Кремльгә якын аналитиклар да икътисадта «яңа торгынлык» билгеләре күрә.